ru24.pro
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Быел Татарстан яман шешне дәвалау өчен яңа җиһазларга 288 млн сум алачак

0

«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Онкология авыруларына каршы көрәш» федераль проекты буенча 2026 елдан Татарстанда онкология авыруларын радиологик дәвалау өчен җиһазлар яңартыла башлаячак. Моның өчен 288, 2 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

ТР Финанс министрлыгы мәгълүматы буенча, бу сумманың зур өлешен – 210,4 млн сум – федераль бюджет бүлеп бирәчәк, ә калган 77,8 млн сум Татарстан бюджетыннан биреләчәк. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында акча бирү турында килешү төзелгән инде.