ru24.pro
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Химиклар мәдәният йортын 2026 ел ахырына кадәр тулысынча ачарга планлаштыралар

0

Химиклар мәдәният йортын яшьләр үзәгенә үзгәртү буенча барлык эшләр 2026 ел ахырына кадәр тәмамланырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка «12 кат» проектында биргән интервьюсында ТР Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

«Узган ел без Химиклар мәдәният йорты базасында Яшьләр үзәген ремонтлауның беренче этабын төгәлләдек. Исегезгә төшерәм, аңа өстәмә рәвештә 550 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Ел ахырына барлык эшләрне төгәлләү һәм аны яшьләр өчен тулысынча ачу бурычын куябыз», - дип сөйләде ул.

Мәдәният йорты бинасы эчендә концерт залы эшләвен дәвам итәчәк, һәм ул төрле яшьләр чараларын уздыру өчен яңа җиһазлар алачак. Яңа яшьләр үзәгендә яшьләр сәясәте белән бәйле коммерцияле булмаган оешмалар урнашачак.