ru24.pro
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

25 гыйнварда Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана

0

Татарстан Республикасында алдагы тәүлекләрдә аномаль салкын һава торышы саклана. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең 25 гыйнварга фаразыннан күренгәнчә, төбәктә аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми.

Юнәлеше үзгәрүчән, секундына 3-8 метр тизлектә талгын җил исә. Иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -24..-29 градус тәшкил итәчәк, ә аязганда -30..-35 градуска кадәр түбәнәячәк.

Көндез термометрның терекөмеш баганасы -17..-22 градус, ә кайбер районнарда -26 градусны күрсәтәчәк.

Юлларда бозлавык көтелә.