ru24.pro
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде

0

Татарстанда иртән 09.02 сәгатьтә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы кертелде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр ителә.

Моңа кадәр Росавиация Казан һәм Түбән Кама аэропортлары эшендә вакытлыча чикләүләр турында игълан иткән иде. Ике аэропорт та хәзер рейсларны кабул итми һәм җибәрми.

Бу инде төбәктә пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы белән бәйле рәвештә бер атна эчендә шундый режим кертелгән дүртенче очрак. Моннан алдагы режим 22 гыйнварда 7.32-8.41 сәгатьләрдә гамәлдә булды.