ru24.pro
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

2025 елда Татарстанда ИТ-җинаятьләр саны кимегән

0

2025 елда Татарстанда ИТ-җинаятьләр саны кимеде, бу хакта бүген Татарстан Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР Эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов хәбәр итте.

Ул бу җинаятьләрнең яртысы диярлек — урлауларның төрләре, алар 15 меңнән артык теркәлгән, дип сөйләде. Шулай ук бу проблеманың мөһимлеген күрсәтте һәм мондый җинаятьләр белән көрәшүнең яңа ысулларын уйлап табарга кирәклеген әйтте.

Гомумән алганда, ИТ-җинаятьләр саны буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында алтынчы урында тора. Бер ел эчендә республикада аларның саны 25 меңгә якын. Алар арасында: 12 меңнән артыгы — алдау, 3 меңгә якыны – хисаплардан акча алу, 3,5 меңгә якыны — наркотиклар әйләнеше, 4 меңнән артыгы — компьютер системаларын вату һәм 300 янап алу очрагы. Мондый җинаятьләр китергән гомуми зыян 170 миллион сум тәшкил иткән.