ru24.pro
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Тренажер залларында ярымшәрә спортчы кызларга карау – гөнаһ»

0

«Пәйгамбәр с.г.в. һәрвакыт сәламәт яшәү рәвешен хуплаган»

Рөстәм хәзрәт, ислам спортка ничек карый?

Мине спортның модага әйләнүе бик шатландыра. Кайчак урамнан барганда һәм кайбер яшь кызларның тәмәке (кемдер электрон, кемдер гадиен) тартуларын күрәсең. Шуңа күрә яшьләр арасында спортның, сәламәт яшәү рәвешенең популярлашуы, әлбәттә, бик матур күренеш.

Безнең яраткан Пәйгамбәребез (саләллаху галәйһи вә сәлләм) һәрвакыт сәламәт яшәү рәвешен хуплаган. Ул үзе дә хәрәкәттә булган, хәтта хәдис тә китерелә: ул гаиләсе белән спорт белән шөгыльләнгән, хатыннары белән ярышып та йөргән. Шулай ук ул көрәш белән дә шөгыльләнгән. Ул һәрвакыт сәламәт яшәү рәвешен үрнәк итеп күрсәткән, шуңа күрә спорт – ул тормыш, хәрәкәт – ул тормыш. Яшьләребезнең спорт белән шөгыльләнүе – хәерле гамәл.

Мөселманнарга спортның нинди төрләре белән шөгыльләнергә кирәк, ә кайсыларыннан тыелып тору яхшырак?

Әлбәттә инде, шәригатькә туры килмәгән спорт төрләре дә бар. Пәйгамбәребез (саләллаху галәйһи вә сәлләм) безгә башка кешенең битенә йөзенә тыйды. Нәкъ менә кешенең битенә сугу, хәтта шаярып кына да яки спорт ярышлары кысаларында булса да, кешегә авырту китерү тыела.

Пәйгамбәребез (саләллаху галәйһи вә сәлләм) көрәшне яраткан, һәм нәкъ менә көрәш сөннәт булып тора. Әгәр без мөселман республикаларына, Чечняга яки Дагыстанга карасак – анда барысы да көрәшчеләр, чөнки моның белән пәйгамбәр (саләллаху галәйһи вә сәлләм) шөгыльләнгән, һәм ул моны яраткан.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Күзләреңне тый, колакларыңны томала һәм шөгыльлән»

Мөселманнар тренажер залына йөри аламы?

Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән хәзер ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар бар: бер көнне – ирләр, икенче көнне хатын-кызлар шөгыльләнә. Без «Гаилә» мәчете каршында шулай ук спорт залы ачтык, анда ир-атлар һәм хатын-кызлар төркемнәре аерым шөгыльләнә.

Гади спорт заллары да бар, анда тренажерлар бар, музыка уйный, тренерлар эшли. Әлбәттә, монда игътибар итәргә кирәк булган билгеле бер әйберләр бар. Беренедән, безнең күзләребез өчен без җавап тотачакбыз. Әгәр без ярымшәрә спортчы кызны күреп, аңа карап торсак – бу гөнаһ. Мондый спорт залына йөргәндә, без мондый кызларга карамаска тырышырга тиеш.

Әгәр әдәпсез сүзле җырлар яңгыраса, аны тыңламаска була, чөнки хәзер барыбызның да колакчыннары (наушник) бар. Колакчыннар киеп, нинди дә булса лекция яки подкаст тыңлый аласыз. Күз карашыңны аска төшер, колакларыңны томала да спорт белән шөгыльлән, шуның белән син савап алырсың, гөнаһ кылмассың.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Залга кергәндә, тәннең кайсы өлешләре ябылырга тиеш? Сыланып тора торган кием кияргә рөхсәт ителәме?

Безнең гүзәл затларыбыз, хатыннарыбыз, кызларыбыз һәм әниләребезгә килгәндә, әгәр алар спорт залына йөрергә телиләр икән,хәзер махсус кибетләрдә мөслимәләр өчен тәнне (гәүрәтне) каплый торган һәм гәүдәгә сыланып тормый торган спорт костюмнары сатыла. Ят ирләргә хатын-кызның гәүдә формаларына карау да, хатын-кызга үз матурлыгын күрсәтү дә тыела.

Гәүдә формаларына карау тыела һәм күрсәтү дә тыела. Шуңа күрә хатыннары залга йөри торган ирләргә хатыннарына тиешле костюм сатып алырга кирәк. Кайвакыт нәрсә бүләк итәргә икән дип уйлыйбыз. Хатыныгыз ислам нормаларын бозмыйча спорт белән шөгыльләнә алсын өчен, шундый костюм бүләк итегез.

Спортның уен төрләре белән шөгыльләнүче һәм еш кына ачык тезле форма киеп йөрүче ир-атларга нишләргә?

Ата-ана буларак, без балаларыбыз өчен тулысынча җаваплы. Аларның ябылырга тиешле гәүрәт (оят) урыннары өчен дә тулы җаваплылык тотабыз. Ир-атлар өчен бу – кендектән алып тезгә кадәр урын. Нинди генә спорт төре булмасын, нинди генә ял булмасын, бу тән өлешләре ир-атларда, улларда, оныкларда ябык булырга тиеш.

Димәк, безгә спорт формасы биргәндә, без, тренер белән сөйләшеп, тезләребезне капларга тиеш. Мәсәлән, тезләр ябык булсын өчен шорты астына махсус трико кияргә мөмкин.

Хәзер дөнья ачык, без мөселман футбол һәм башка спорт төрләре буенча командаларның кырга шулай киенеп чыгуын күрә алабыз. Аларның тезләре ябык, һәм бу берничек тә футбол, волейбол, баскетбол уйнарга комачауламый.

Чыганак: «Татар-информ»