ru24.pro
World News
Январь
2016

Быел Зәй елгасы ярларын төзекләндерү бурычы куела

0

2016 ел республикада Идел һәм Каманың сусаклагыч зоналары елы  дип игълан ителде. Әлеге уңайдан районда Зәй елгасы ярларын, яр буе территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү буенча эшләр каралып, махсус конкурска заявка җибәрелде. Проектта шулай ук Иске Зәй бистәсендәге Мәктәп тавын да төзекләндерү карала. Бу әлеге тарихи урынны кызыктыргыч, мавыктыргыч,  мәгънәви яктан тагын да үтемле итү өчен кирәк, дип басым ясады район башлыгы Разиф Кәримов яңа елга планнарны бәян иткәндә.