Бүгеннән түләүле хезмәтләрне көчләп таккан өчен штраф күләме артты
Россиядә бүгенге көннән кулланучыларга өстәмә товарлар, эшләр яки хезмәтләрне көчләп таккан өчен штраф күләме арттырылды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Үзгәрешләр РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.8 маддәсенә («Кулланучыларның башка хокукларын бозу») кертелгән. Хәзер мондый хокук бозулар өчен җаваплылык вазифаи затларга – 150 мең, юридик затларга 500 мең сумга кадәр тәшкил итә
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, соңгы елларда түләүле хезмәтләрне көчләп тагу очраклары сизелерлек арткан: 2022 елда - 782, 2023 елда – 3179, ә 2024 елда 4132 очрак теркәлгән. Аның сүзләренчә, гражданнар моның белән күбесенчә авиа- һәм тимер юл билетлары сатып алганда, банк продуктларын һәм медицина хезмәтләрен рәсмиләштергәндә очраша.
2025 елның апрелендә Россиядә түләүле өстәмә товарларны һәм хезмәтләрне көчләп таккан өчен закон нигезендә тыю кертелде. Володин сүзләренчә, бу тыюны бозган өчен җаваплылыкны көчәйтү кулланучыларның хокукларын якларга, аларны артык һәм кирәкмәгән чыгымнардан сакларга ярдәм итәчәк.
