ru24.pro
World News
Январь
2026

Татарстанда юлларның аерым участокларында кар көртләре һәм бозлавык саклана

0

Дүшәмбе, 5 гыйнварда, Татарстанда юлларның аерым участокларында кар көртләре һәм бозлавык саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән урыны белән буран чыгуы ихтимал, буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр начарая. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәя.

Төнлә һава температурасы -4..-9 градуска кадәр төште, көндез термометрның терекөмеш баганасы -2..-7 градусны күрсәтәчәк.

Төбәк юлларында иминлекне тәэмин итү өчен «Буран» оператив планы расланды. Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын көчле буран сәбәпле үзләрен сакларга һәм юлларда игътибарлы булырга чакырган иде.