ru24.pro
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Черек күл»дәге шугалак кар яву сәбәпле ябык калачак

0

Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак һәм тимераякларны прокатлау пункты бүген һава торышы начар булу сәбәпле эшләмәячәк. Бу хакта Татарстан башкаласының парклар һәм скверлар дирекциясе үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

«Бозны чистарту һәм аны шуу өчен әзерләү өчен кар явуын туктаганын көтәбез», – дип аңлаттылар дирекциядә.

Бүген иртән Татарстанда Казан – Оренбург (Әлмәткә кадәр участокта) һәм Казан – Ульяновск федераль автомобиль юлларында автобуслар һәм йөк автомобильләре хәрәкәтен чикләделәр. Соңрак чикләүне Казаннан Чаллыга кадәр «Идел» М7 трассасына һәм «Урал» М5 трассасына керттеләр.

Дәүләт автоинспекциясе татарстанлыларны һава торышы начар булу сәбәпле торак пунктлардан чыкмаска, гомумән шәхси автотранспортта йөрүдән баш тартырга һәм кар чистарту техникасына комачауламаска сорый.

Татарстанда юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен «Буран» оператив планы төзәтелде һәм расланды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын буран һәм кар көртләре аркасында үзләрен сакларга һәм юлларда игътибарлы булырга өндәде.