ru24.pro
World News
Декабрь
2025

Чирмешәндә волонтерларны бүләкләделәр

0

Чирмешәндә махсус хәрби операциядәге якташларына гуманитар ярдәм иткән актив райондашларга медальләр тапшырдылар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

«Чирмешән» спорт мәктәбе директоры, махсус хәрби операция зонасына 27 тапкыр гуманитар ярдәм илткән Риф Фәтхелислам улы Зарипов «Гуманитар ярдәмдә катнашучы» медаленә ия булды. Шулай ук якташыбыз, гуманитар ярдәм җыюны һәм илтеп җиткерүне оештыруда ярдәм иткән өчен, 1233 нче мотоукчылар һәм 506 нчы гвардия мотоукчылар полкларының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Шәхси эшмәкәр Зәкәрия Сәйфетдин улы Гайфетдиновка, район Советы машина йөртүчесе Ринат Рафик улы Гайнуллинга, «Чирмешән» спорт мәктәбе машина йөртүчесе Василий Ильич Кузьминга «Россия волонтеры» медальләре тапшырдылар. Шулай ук Василий Ильич гуманитар ярдәм җыюны һәм илтеп җиткерүне оештыруда ярдәм иткән өчен, кайбер хәрби полклар командованиеләренең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.

\