ru24.pro
World News
Декабрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Марат Җәббаров: Шәһәр халкы ярминкәләрдәге продукциянең сыйфатын уңай бәяли

0

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамлана. Быелгы соңгы ярминкә 28 декабрьдә Казанның «Жилплощадка» микрорайонында узачак. Барлыгы 15 ярминкә көне дәвамында сәүдә мәйданчыкларына якынча 1,5 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Бу хакта «Казан» агросәнәгать паркына килгән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

«Быел көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 13 сентябрьдән эшли башлады. Бүген — 16 нчы ярминкә. Ярминкәләр һәр шимбә көнне Казанда 14 мәйданчыкта, шулай ук Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районында үткәрелде. Моннан тыш, һәр муниципаль районда да ярминкә чаралары оештырыла», — дип сөйләде ул.

Җәббаров сүзләренчә, быелгы сезонда фермерлар узган ел белән чагыштырганда күбрәк продукция саткан. Моннан тыш, товар ассортименты да киңәйгән, продукциягә ихтыяҗ та арткан.

«Җитештерүчеләр иртәгә дә, 30 декабрьдә дә сәүдә итәргә чыгарга әзер булуларын белдерде. Бу мәсьәләне без, һичшиксез, ветеринария хезмәте белән тикшерәчәкбез. Шәһәр халкы продукциянең сыйфатын уңай бәяли», — дип ассызыклады ул.

Барлыгы 15 ярминкә көне эчендә фермерлар якынча 7 мең тонна яшелчә саткан, шул исәптән 4,2 мең тонна бәрәңге, шулай ук 295 тонна сөт, 800 тонна шикәр, 2 миллионнан артык йомырка, 1,1 мең тонна ит, дип хәбәр итте министр.

«Гадәттәгечә, сөткә сорау зур. Алмалар өчен озын чиратлар тезелә. Фермерлар бәйрәм табыны өчен казлар да тәкъдим итә. Ит продукциясе бик күп төрдә тәкъдим ителгән», — дип билгеләп үтте ул.