ru24.pro
World News
Декабрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Яңа ел каникулларында Казан халкы 12 көн ял итәчәк

0

Яңа ел каникулларында казанлылар 12 көн – 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр ял итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында искә төшерделәр.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, ә 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме – эшләми торган бәйрәм көне.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең ял көннәрен һәм бәйрәм көннәрен рациональ файдалану өчен 2025 һәм 2026 елларда ял көннәрен күчерү турындагы карары нигезендә, 2025 елның якшәмбе көненә туры килгән 5 гыйнвар ял көне 2025 елның чәршәмбесенә, ягъни 31 декабрьгә, 2026 елның шимбә көненә туры килгән 3 гыйнвар ял көне 2026 елның 9 гыйнварына күчерелде.

Нәтиҗәдә, 2025 елның 29–30 декабрендәге эш атнасы ике көнгә кадәр кыскара, ә 2025 елның 31 декабре һәм 2026 елның 1–11 гыйнвар көннәре ял булачак.