ru24.pro
World News
Декабрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Миңнеханов: Казанда AAOIFI үзәген ачу Бәйсез дәүләтләр берлеге хезмәттәшлеген ныгытачак

0

Казанда Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык исәбе һәм аудит оешмасының (AAOIFI) беренче вәкиллеген ачу Бәйсез дәүләтләр берлеге киңлегендә ислам финансларын һәм партнерлык банкингын үстерү өчен зур әһәмияткә ия. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов вәкиллекне ачу кысаларында узган түгәрәк өстәлдә белдерде.

«Үзәкне ачу тармак үсеше өчен мөһим нигез булдыра. AAOIFI – дистәләгән илдә кулланыла торган һәм финанс базарында үтә күренмәлелек, тотрыклылык һәм ышанычның нигез булып торган стандартларны формалаштыру буенча лидер», - диде Татарстан Республикасы Рәисе.

«Татарстан, заманча эшлекле һәм интеллектуаль үзәк буларак, халыкара диалог, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек тәҗрибәсенә ия, вәкиллекләрнең эше өчен уңай шартлар булдыра. Үзәк экспертлар өчен аралашу, белгечләр әзерләү, тикшеренүләр уздыру һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен яхшы мәйданчык булачак», – дип ассызыклады Миңнеханов.

«Үзәкне ачу икътисади хезмәттәшлекне ныгытуда, инвестицион мөмкинлекләрне киңәйтүдә һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге киңлегендә тотрыклы финанс институтларын үстерүдә мөһим адым булыр, дип ышанам», - дип йомгаклады сүзен Татарстан Рәисе.