Санкт-Петербург мәктәбендә татар, башкорт халыклары традицияләре буенча мастер-класс узды
Санкт-Петербургта «Милләтләр йортына — 20 ел» юбилей программасы кысаларында укучылар өчен мәдәни-белем бирү проекты узды. «Файда» татар милли җәмгыяте рәисе урынбасары Айгөл Богданова Санкт-Петербургның 21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен татар һәм башкорт халыкларының традицияләренә багышланган остаханәләр оештырды. Бу хакта «piter.tatar» сайты хәбәр итә.
Дәресләр барышында балалар ике этносның үзенчәлекле мәдәнияте белән генә танышып калмыйча, алган белемнәрен практикада да кулландылар — татар һәм башкорт милли итекләренең авторлык вариантларын ясадылар. Чара мәдәниятара диалогны үстерүгә һәм этномәдәни мирасны саклауга багышланды.
Мондый очрашулар — буыннар һәм мәдәниятләр арасындагы күпер, диелә хәбәрдә.
