ru24.pro
World News
Декабрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Саба районында «Иң яхшы бизәлгән Яңа ел чыршысы» конкурсы игълан ителде

0

Саба районында Яңа ел бәйрәменә әзерлек уңаеннан «Иң яхшы бизәлгән Яңа ел чыршысы» конкурсы игълан ителде. Максаты – биналар һәм территорияләрне матур итеп бизәүчене ачыклау, районда яшәүчеләр һәм кайткан кунаклар өчен бәйрәм атмосферасы тудыру, балаларның һәм олыларның кышкы ялы өчен шартлар тудыру, Яңа ел чараларында катнашучыларның сәнгать иҗатын хуплау һәм халыкта матурлыкка кызыксыну уяту, дип хәбәр итә «Саба таңнары».

Бәяләү критерийлары:

• кар һәм боз сыннарын башкару сыйфаты һәм саны;

• бинаның фасадын һәм керү юлын бизәүнең сәнгати дәрәҗәсе (Яңа ел белән котлау язмаларының хәрефләр, якты тартмалар рәвешендә булуы, якты фигуралар, «якты яңгыр», гирляндалар куллану);

• бинаның тирә-юнендәге территорияне бизәү (боз шәһәрчекләре, таучыклар, күләмле сыннар куллану, тере һәм ясалма чыршылар урнаштыру һәм бизәү, биналар янында урнашкан агачларны якты челтәр, «якты яңгыр», уенчыклар һәм башка элементлар белән бизәү);

• витражларны һәм витриналарны бизәү (Яңа ел белән котлау язмалары булу, якты гирляндалар, якты шнурлар, башка декоратив яктырткычлар куллану, декоратив шарлар, шнурлар, Кыш бабай һәм Кар кызы фигуралары, шулай ук башка тематик сурәтләр файдалану);

• бизәү стиленең бердәмлеге һәм композициянең бөтенлеге, төс чишелешенең гармониясе;

• Татарстан Республикасының ике дәүләт телен куллану;

• бизәүнең оригинальлеге, инновацион якын килү, яңа дизайнерлык ысуллары куллану, сәнгати һәм эстетик яктан күренеше;

• бизәүдә һөнәри эшчәнлек элементларын куллану (махсус кием, махсус техника, үз җитештерү предметлары һ.б.).

2025 елда игълан ителгән «Ватанны саклаучылар елы», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын төрле формада искә алу: 2026 елда игълан ителгән Россия Федерациясендә «Россия халыклары бердәмлеге елы», Татарстан Республикасында «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы» чагылдыру.

Оешма-учреждениеләрдә, җирлекләрдә һәм шәхси хуҗалыкларда конкурста катнашучылар эшләрен карап чыгу 24 декабрьгә билгеләнгән. Төп чыршыны ачу тантанасы 26 декабрьдә булачак, диелә хәбәрдә.