Кукмарада «Ел тәрбиячесе» республика бәйгесенең муниципаль этабы башланды
Кукмарада «Ел тәрбиячесе» республика бәйгесенең муниципаль этабы башланды. Беренче турда 13 педагог катнашты, дип яза «Хезмәт даны» газетасы.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының иҗади эшләүче тәрбиячеләрен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, шулай ук һөнәрнең иң яхшы вәкилләренең педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан, Кукмараның «Кояшкай» балалар бакчасы базасында 2025-2026 уку елында Татарстан Республикасында «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабының беренче туры узды.
Беренче турда 13 педагог катнашты, алар «Ата-аналар белән эшчәнлек» конкурс сынавын уңышлы үтте. Бу вакыйга һәр конкурсантның ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән «сорау-җавап» форматында алдан билгеләнгән максатчан сораулар белән үзара бәйләнеш форматында оештырылган ачык әңгәмәсеннән гыйбарәт иде.
Беренче тур нәтиҗәләре буенча сигез катнашучы, ярышның икенче этабына үтеп, иң яхшы тәрбияче исеме өчен көрәшне дәвам итәчәк.
Фото: Район мәгариф идарәсе
