ru24.pro
World News
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов КНИТУ-КАИда югары технологияле тикшеренүләрне үстерүгә грант булдырды

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты үсеше программасына ярдәм итү өчен грант булдыру турындагы указга кул куйды. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Документ «Приоритет–2030» стратегик академик лидерлык федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында кабул ителгән. Акчалар аэрокосмик, транспорт, фотон һәм квант системалары өлкәсендә тикшеренүләр уздыруга, шулай ук яңа суверен технологик линияләр формалаштыруга һәм белем бирү программаларын үстерүгә юнәлдереләчәк.

Указ нигезендә, грант күләме Татарстан Республикасы бюджетыннан 100 миллион сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Министрлар Кабинетына грант бирү тәртибен раслау, аны максатчан файдалануны финанслауны һәм контрольдә тотуны тәэмин итү эше йөкләнгән.