Чаллыда күпфункцияле тернәкләндерү үзәге ачылды
Чаллыда тернәкләндерү үзәге ачылды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
«Бу проект Татарстанның инвестиция советында якланды. Күпфункцияле үзәктә Чаллы һәм респбулика халкына комплекслы тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтеләчәк. Без социаль әһәмияткә ия булган проектларны тормышка ашыруга көчләрен һәм финансларын керткән эшмәкәрләрне тиешенчә бәялибез һәм һәрьяклап ярдәм итәбез», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзәкне ачу тантанасында.
Роман Каравай җитәкчелегендәге коллектив церебраль паралич белән авыручы балаларга һәм инсульт кичергән кешеләргә ярдәм күрсәтәчәк, диелә хәбәрдә.