ru24.pro
World News
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әлмәттә саунада чыккан янгында ир-ат зыян күргән

0

Әлмәтнең Урсала микрорайонында Колхоз урамындагы шәхси гаражның икенче катында урнашкан саунада янгын чыккан. Ялкын телләре 20 квадрат метрга якын мәйданны ялмап алган, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә электр үткәргечендә кыска ялганыш барлыкка килү сәбәпле чыккан.

Янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырышканда 45 яшьлек ир-ат зыян күргән — аның тәне пешкән.