Татарстанда быелгы уңышны 185 мең гектардан җыеп аласы калган
Татарстанда бүгенге көндә 185 мең гектардан уңышны җыеп аласы калган. Бу күбесенчә көнбагыш, кукуруз һәм шикәр чөгендере. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Барлык муниципалитетлар белән видеоэлемтә аша киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты, дип хәбәр итә республика Рәисе матбугат хезмәте.
Узган ике атнада Татарстанда 190 мең гектардан уңыш җыеп алынган. 62 мең тонна кукуруз һәм 276 мең май орлыгы суктырылган, 785 мең тонна шикәр чөгендере һәм 43 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә җыелган, дип билгеләп үтте докладчы.
Шикәр чөгендере бүгенге көндә 42 мең гектардан җыеп алынган, бу планнан 79 процентны тәшкил итә. 2 миллион тоннадан артык тамыразык чыгарылган, уртача уңдырышлылык – бер гектардан 490 центнер. Шикәр заводлары 593 мең тонна чөгендер эшкәрткән һәм 82 мең тонна шикәр әзерләгән.