Радик Сәлахов II Бөтендөнья милли көрәш төрләре уеннарының абсолют җиңүчесе булды
Татарстан көрәшчесе, көрәш буенча дөнья чемпионы Радик Сәлахов Новочебоксарск шәһәрендә узган II Бөтендөнья милли көрәш төрләре уеннарының абсолют җиңүчесе булды. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте яза.
Гала-көрәш кысаларында Радик Сәлахов Кыргызстаннан Мирлан Олу Бәхтияр белән чемпион исеме өчен бил алышты. Чиста алым ясап, Радик Сәлахов абсолют җиңүче исеменә лаек булды.
II Бөтендөнья милли көрәш төрләре уеннары 5-12 октябрьдә Чувашия республикасының Новочебоксарск шәһәрендә уза. Ярышларда 39 илдән 6 меңнән артык спортчы көч сынаша. Финал ярышларында келәмдә Россия, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстан спортчылары очрашты.
Чемпионнар дүрт үлчәү категориясендә: 65 кг, 75 кг, 85 кг һәм 100 кг ачыкланды. Программа үз эченә 17 төр көрәшне ала. Алар арасында — традицион татар, чуваш көрәшләре, «Учкур» казак боксы, кикбоксинг, төрле стильле каратэ, ММА һәм башкалар.
