ru24.pro
World News
Октябрь
2025

Фәрит Мөхәммәтшин төбәк парламентлары җитәкчеләре медиарейтингында 7 урынны алды

0

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин агымдагы елның сентябрь нәтиҗәләре буенча федерация субъектларының закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингында җиденче булды. Идел буе федераль округы төбәкләре парламентлары җитәкчеләре арасында ул икенче урынны алды, дип хәбәр итә рейтингны әзерләгән «Медиалогия» компаниясе.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең медиаиндексы 7304,4 булган.

Рейтингның беренче урынында Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов. Икенче урында Түбән Новгород өлкәсе Закон Чыгару җыены Рәисе Евгений Люлин. Өченче урынны Мәскәү өлкәсе Думасы Рәисе Игорь Брынцалов биләгән.

Рейтингның беренче унлыгына Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Краснодар крае, Әстерхан һәм Новосибирск өлкәләре, шулай ук Мәскәү закон чыгару органнары җитәкчеләре – Александр Бельский, Людмила Бабушкина, Юрий Бурлачко, Игорь Мартынов, Андрей Шимкив һәм Алексей Шапошников кергән.

Рейтинг Россия массакүләм мәгълүмат чаралары буенча 106 меңнән артык чыганакны үз эченә алган «Медиология» массакүләм мәгълүмат чаралары базасы нигезендә төзелгән. Бу телеканаллар, радиостанцияләр, газета-журналлар, мәгълүмат агентлыклары һәм интернет массакүләм мәгълүмат чаралары. Рейтинг өчен мәгълүматлар 13 октябрьдә исәпләнгән.