Татарстанда экологлар сирәк очрый торган ысылдавык аккошны коткарган
Татарстанның Табигать ресурслары дәүләт комитеты белгечләре Кызыл китапка кертелгән, сирәк очрый торган ысылдавык аккошны (лебедь-шипун) коткарган. Оча алмаган кошны Чуваш иле авылы халкы ясалма сулыкта күргән.
Кошны караганда аның канаты зарарланган булуы ачыклана. Бу җитди имгәнү, белгечләр фикеренчә, аккош башка иректә яши алмаячак. Хәзер кошны Яшел Үзән районында Хайваннарны коткару үзәгенең дәвалау корпусына урнаштырганнар. Анда аккошны белгечләр карый.
Фото: © Татарстанның Табигать ресурслары дәүләт комитеты
