ru24.pro
World News
Октябрь
2025

Казанда Ямашев проспектында светофор эшләмәү сәбәпле бөке барлыкка килде

0

Бүген иртән Казанда Ямашев проспектында светофор эшләмәү сәбәпле зур бөке барлыкка килде.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, светофорлар түбәндәге юл чатларында эшләми:

  • Оренбург юлы – Р.Гәрәев урамы;
  • Габишев урамы – Завойский урамы;
  • Тынычлык урамы – Дөреслек урамы;
  • Ямашев урамы – Адоратский урамы;
  • Копылов урамы – Побежимов урамы;
  • Восстание урамы – Фрунзе урамы;
  • Ленинград урамы – Айдаров урамы.

Шәһәр халкына игътибарлы булырга һәм маршрутларын алдан планлаштырырга киңәш ителә. Юл чатларының бер өлешендә хәрәкәтне автоинспекторлар көйли башлаган.