Хатыйп Миңнегулов Таҗеддин Ялчыгол укулары турында: Күбрәк милләттәшләребез катнашсын иде
Казанда, кавемдәшләребез гомер кичергән күп кенә башка төбәкләрдә күренекле шәхесләребезне яд итеп, хәтергә төшереп төрле чаралар уздыру — рухи тормышыбызга хас мөһим күренешләрнең берсе. Андый эш-гамәлләр милли тупланганлыкны, үткән тарихыбыз, мәдәни һәм милли кыйммәтләребез белән кызыксынуны көчәйтә, хәтер дәвамчанлыгын, буыннар бәйләнешен тәэмин итүдә бик тә әһәмиятле фактор булып тора. Күренекле дин әһеле, әдип, галим, мөгаллим Таҗеддин Ялчыгол (1768—1838) — шундый затларның берсе. Зәй якларында ел саен үткәрелә торган конференция-укулар бу төбәкнең генә түгел, ә республика масштабындагы чараларның да берсенә әверелде.
«Таҗеддин Ялчыгол укулары» фәнни-гамәли конференциясе 2010нчы еллардан бирле ел саен диярлек үткәрелеп килә. Аны башлап җибәрүче һәм төп оештыручыларның берсе — Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов. 2019 елда ул вафат булгач, бу вазыйфаны аның урынына калган Фатих хәзрәт Нуруллин уңышлы гына дәвам иттерә.
«Ялчыгол укулары»нда хакимият һәм мөфтият вәкилләре, галимнәр, иҗат әһелләре, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре даими катнашып килә. Бу чара электрон мәйданнарда, газета-журнал битләрендә яктыртылып бара. Әмма аның материалларын туплап махсус җыентыклар чыгару һаман сузыла.
Билгеле булганча, биредә уздырылучы «Ялчыгол укулары» бу районның гына түгел, ә олуг мәгърифәтче яшәгән төбәкләрнең дә уртак чарасы. Зәй Таҗеддин хәзрәтне өйрәнүнең, аның эшчәнлеген пропагандалауның мөһим үзәгенә әверелде. Зәй шәһәрендә Ялчыгол исемен йөртүче мәчет, урам, мәдрәсә, музей бар. Бу чараны оештыру, үткәрү юнәлешендә бай тәҗрибә тупланган. Район, шәһәр җитәкчеләре дә олуг якташларының эшчәнлегенә, мирасына нык игътибар итә.
24 нче сентябрендә үткәрелгән чара «Таҗеддин Ялчыгол укулары»ның уникенчесе иде. Ул шактый оешкан, күңелләрне җәлеп итәрлек итеп уздырылды. Табигать тә матур, җылы, кояшлы көн бүләк итте. Аның эшендә республикабызның, район-шәһәрләрнең имам-мөхтәсибләре катнашты. Алар арасында бу төр укуларның даими кунагы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Район башлыгы Рәзиф әфәнде Кәримов һәм аның командасы, гадәттәгечә, бу җаваплы һәм игелекле процессның үзәгендә торды. Катнашучыларның төп өлешен, әлбәттә, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, галим-әдипләр тәшкил итте. Болар арасында Ялчыгол һәм Сөббух Рафиков хакында әсәрләр язган Имәнлебаш кызы Рухия Ахунҗанова да бар иде.
Фото: © Бөтендөнья татар конгресссы
«Ялчыгол укулары» чарасы олуг мәгърифәтче җирләнгән Имәнлебаш авылында башланды. Мәдәният йортында кунакларны җылы каршы алдылар. Аннан зиратта Ялчыгол хәзрәт кабере янында аның рухына Коръән укылды, вәгазьләр сөйләнде. Шунысын да искәртик: әле соңгы вакытта гына зират киңәйтелгән, Таҗеддин хәзрәтнең кабер ташлары, чардуганы яңартылган. Элегрәк төп чаралар, конференция, нигездә, Имәнлебашта гына үткәрелә иде. Инде менә берничә ел аларның географиясе киңәйтелде, аерым чаралар янә берничә урында уздырыла башлады.
Имәнлебаштан безне Иске Зәйгә (районның элеккеге үзәгенә) алып киттеләр. Анда мәчетне, Таҗеддин Ялчыгол музеен, мәдрәсәне тамаша кылдык. Аларда Ялчыгол хәзрәткә генә түгел, ә, гомумән, халкыбызның рухи тормышына, гореф-гадәтләренә, көнкүрешенә мөнәсәбәтле шактый гына материаллар, экспонатлар тупланган. Матур табигать, янәшәдә генә «Зәй диңгезе». Шуның янында гына театральләшкән тамаша карадык.
Алга таба Мансур Хәсәнов, Марс Михайлов, Равил Низамов, Батулла, Фаяз Хуҗин, Мөдәррис Әгъләм, Наил Дунаев, Хәйдәр Гайнетдинов һәм башка бик күп билгеле затларны биргән Бигеш, Түбән Биш якларына юнәлдек. Чараның төп өлеше шушындагы Куш-Елга авылында барды. Биредә Ялчыгол хәзрәтнең бер буыны яшәгән, мәдрәсәләр тоткан. Иң әүвәл аларның каберләре янында догалар кылдык.
Авылның уртасында гаҗәеп матур итеп «Хәзрәт чишмәсе» комплексы корылган. Анда Сабан туендагы кебек халык кайнап тора. Матур, мәгънәле тамаша күрсәттеләр, урамда оештырылган төрле күргәзмәләрне дә карадык. «Ялчыгол укулары»ның төп чарасы, кульминациясе биредәге Мәдәният йортында конференция формасында үткәрелде. Аны Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин алып барды.
Пленар утырышта район башлыгы Рәзиф Кәримов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова үзләренең котлау сүзләрендә бу чараның әһәмияте, Ялчыгол хәзрәт эшчәнлегенең бүгенге көнебез өчен дә мөһим булуы хакында кызыклы гына фикерләр әйттеләр.
Азнакай районы Чалпы авыл китапханәсе мөдире Рәсимә ханым Шәйхуллова үз якташлары — Ялчыгол хәзрәт, аның нәсел-нәсәбе турында кызыклы гына мәгълүматлар җиткерде, үз авылының тарихын яктырткан күләмле китап чыгуын әйтте. Конференциядә төп докладлар, нигездә, Казаннан килгән дәрәҗәле әдип-галимнәр тарафыннан ясалды. Рабит Батулла Октябрьгә кадәр татар мәдрәсәләренең бик тә нәтиҗәле эшләүләрен, бу юнәлештә Ялчыгол хәзрәтнең эш-гамәлләре хакында сөйләде. Вахит Имамов Зәй төбәгендә Пугачев хәрәкәте, анда Таҗеддинның әтисе ничек катнашу ихтималлыгы турында кызыклы факт-мәгълүматлар китерде. Узган елда да «Ялчыгол укулары»нда катнашкан күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ бу истәлекле чараның югары дәрәҗәдә оештырылуына басым ясады, татар әдипләренең һәм дин әһелләренең милләт өчен бергәләшеп эшләүләрен искәртте һәм тамашачыларга үзенең «Болгар газәлләре» циклын бик тә үтемле итеп җиткерде. Аның чыгышы, гадәттәгечә, бик җылы кабул ителде.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы
Башка еллардагы кебек «Таҗеддин укулары»ның быелгысында да төп докладларның берсен ясау миңа да насыйп булды. Хатыйп Йосыф улы үз чыгышында олуг мәгърифәтче тормышының төп баскычларын искә төшерде, хезмәтләрен, алардагы төп юнәлешләрне атады, Зәй төбәгенең аерым вәкилләренең, җөмләдән Мансур Хәсәновның эшчәнлегенә тукталды, милләтнең, аеруча татар теленең, милли мәгарифнең хәзер авыр хәлдә булуына тирән борчылуын белдерде, кавемдәшләребезне активлыкка, бердәмлеккә чакырды, Зәй районы һәм Куш-Елга китапханәләренә үзенең кайбер китапларын бүләк итте.
Кыскасы, бу төр чаралар ешрак уздырылсын һәм анда тагын да күбрәк зыялыларыбыз, милләттәшләребез катнашсын иде. Безне алда гаять җаваплы эш-гамәлләр, бурычлар көтә.
* * *
Ялчыгол үзенең тормыш юлы, күпкырлы эшчәнлеге белән — кабатланмас шәхес. Аның гаять катлаулы, төрле борылышларга бай булган тәрҗемәи хәле сәнгать әсәрләренә, фильм-спектакльләргә соралып тора.
Бу затның Троицк, Көньяк Урал яклары белән бәйле әтисе Мәмәткол углы Ялчыгол, ни сәбәптәндер, XVIII гасырның 60 елларында, бүгенге Азнакай районының Чалпы авылына күчеп килә. Таҗеддин хәзерге фәндә шунда туган дип карала. Муллалык, укыту-тәрбия эшләре белән шөгыльләнгән Мәмәткол хәзрәтнең Пугачев хәрәкәтендә катнашуы хакында да фикерләр бар. Шул сәбәпле эзәрлекләүләр ихтималлыгын белеп, ул 7—8 яшьлек улы Таҗеддин белән Сәгыйть Каргалысы аша Әстерхан-Хаҗитархан якларына барып чыга. Биредә «бер еллап» торгач, Дагыстанга киләләр, нигездә, Җаксай каласында яшиләр. Ата кеше муллалык, мөгаллимлек вазыйфаларын башкара.
Әүвәл әтисендә укыган Таҗеддин алга таба белем алуын мәдрәсәдә дәвам иттерә. Шунысын да әйтик: Җаксайда элек-электән татарлар да яши. Бу калага Таҗеддин хәзрәтнең 1819, 1827—1828 елларда да килеп китүе мәгълүм. Җаксайда «дүрт еллап» торгач, аталы-уллы Ялчыголлар Төркиягә юнәлә. Мәмәткол хәзрәт Таҗеддинны бу илнең көнчыгышындагы Диарбәкер шәһәрендәге бер танышында калдырып, үзе Гарәбстанга хаҗга китә. Улы биредәге мәдрәсәдә «дүрт ел» укый. Аннан ата белән угыл Истанбулда очрашып, бу мәшһүр калада «ике еллап» яшиләр. Аларның биредәге тормышы, нәрсә белән шөгыльләнүләре хакында мәгълүматлар бик аз. Билгеле булганча, Таҗеддин хәзрәт — халыкта табиб буларак та танылган зат. Кайбер авторлар аның бу һөнәрен Истанбулда үзләштерүе турында да фаразлыйлар.
Бераздан аталы-уллы Ялчыголлар үз ватаннарына кайтырга ният кыла. Хаҗитарханда янә «бер еллап» яшәүләре мәгълүм. Аннан Мәскәүгә киләләр. Бу калада «алты айлап» торгач, Казанга юнәләләр. Биредә «ике ай» яшәгәч, Мәмәткол хәзрәт Урал якларын юксына башлый. «Ат яллап» алар Троицк тарафларына юл тоталар. Әмма Мамадыш төбәгендәге Урта Сөн дип йөртелгән авылда Мәмәткол хәзрәт вафат була. Әтисе васыятенә тугры калып, Таҗеддин Ялчыгол берничә ел Сөн төбәгендә яши, «өч елдан» артык «дәрес әйтә».
XVII—XVIII йөзләрдә, аеруча аталы-уллы Ялчыголлар яшәгән чорда Мамадыш якларыннан Зәй елгасы тарафларына күчеп килү киң колач ала. Минем әтинең әнисе Фатыйма әби сөйләвенчә, шәхсән минем Миңнегол— Исрафил— Батырша... бабайлар да Казан, Мамадыш тарафларыннан бу якларга күчеп килгән нәселдән. 90 нчы еллар башында Таҗеддин хәзрәт тә Зәй буендагы «Җирекле» (Зирекле, Каенлы. — Х. М.) авылында яши башлый. Биредә аның 1792—1799 елларда гомер кичерүе мәгълүм. Алга таба бу шәхеснең чирек гасыр буена, шушы тирәдәге Кызыл Чапчак авылында яшәве билгеле (Зәй буенда урнашкан бу ике карья дә хәзерге Түбән Кама районына керә). Олуг мәгърифәтче гомеренең соңгы 13 елдан артык өлешен Мәлем (Югары Налим) авылында уздыра. Бу минем туган Апачтан алты гына чакрым ераклыкта. Анда минем күп мәртәбәләр булганым бар.
Алдарак әйтелгәнчә, Таҗеддин хәзрәт — табиб та. Адәм балаларына рухи яктан белем-тәрбия бирү белән беррәттән, ул аларның сәламәтлекләре турында да кайгырта. Аны төрле урыннарга, Зәй якларыннан Ык тарафларына кадәр еш чакырып торалар. Шундыйларның берсендә ул хәзерге Зәй һәм Түбән Кама шәһәрләре арасындагы Имәнлебаш авылына килә. Шунда кинәт авырып, 1838 елның 26 нчы июнендә 71 нче яшендә вафат була.
Үзенең «кайда үлсәм — шунда җирләгез» дигән васыяте буенча ул шул авылда җирләнә дә. Аның кабере бөтен тирә-юньнең бер изге урыны исәпләнә. Кайбер авторлар Таҗеддин хәзрәтнең хаҗга баруын да (хәтта берничә тапкыр) искәртәләр. Әмма аның үз язмаларында бу хакта мәгълүматлар очрамады.
Көндәлек эш-гамәлләреннән тыш, бу мөхтәрәм зат шактый гына язма мирас та калдырган. Аның татар, гарәп телләрендә гыйльми-тарихи, әдәби, дини, хокукый темаларга язылган дистәләгән китаплары, кулъязмалары, хәтта музыка кораллары турында да язмалары бар. Таҗеддин Ялчыгол әсәрләре арасында «Рисаләи Газизә», «Тәварихе Болгария» исемлеләре аеруча билгеле. Алар кат-кат нәшер ителгән. Мәсәлән, «Рисаләи Газизә» - шактый күләмле китап — Октябрьгә кадәр 40 мәртәбә басылып чыга. Татар дөньясында ул, мөгаен, «Кыйссаи Йосыф»тан гына калышадыр.
Гомумән, Таҗеддин Ялчыголга мөнәсәбәтле берничә дистә мәкалә-хезмәтем бар. Алар төрле гәҗит-журналларда, китапларда басылган. Арада рус телендәге язмалар да бар. Сигезтомлык «Татар әдәбияты тарихы»ның 2014, 2023 елларда дөнья күргән басмаларында (IV том) Таҗеддин Ялчыгол хакында безнең тарафтан язылган бүлекләр урнаштырылган. 2019 елда «Шәхесләребез» сериясендә Рөстәм Галиуллин һәм Ирек Һадиев тарафыннан тупланган «Таҗеддин Ялчыгол» китабы нәшер ителгән иде. Ул басманың да өчтән бер өлешен без әзерләгән материаллар тәшкил итә.
Бик даими булмаса да соңгырак елларда да олуг мәгърифәтче темасына мөрәҗәгать итеп, аерым мәкаләләр бастырам, доклад-чыгышлар ясап киләм. Таҗеддин Ялчыгол темасын өйрәнүгә М. Гайнетдинов, Д.Гарифуллин, Уфа галиме И. Галәветдинов һәм башка каләм әһелләре дә үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Хәзерге вакытта илдә, шул исәптән татар дөньясында да демографик ситуация бик кискен тора. Күпчелек гаиләләрдә 1—2 бала. Гаилә кормаучылар, буйдаклар да шактый. Шуның нәтиҗәсендә халык саны кимүгә бара. Безнең әби-бабаларыбыз исә бу яктан үрнәк булырлык. Минем, мәсәлән, әни ягыннан әбинең 13 баласы булган, аларның 9ы исән-имин үскән. Элеккеге каләм әһелләренең, галим-әдипләрнең шактые гаилә коруны, балалар тәрбияләп үстерүне, нәсел дәвамчанлыгын тәэмин итүне бик тә мөһим бурыч дип санаганнар. Мәсәлән, Габдерәхим Утыз-Имәнинең 20 баласы була. Аларның 16 сы исән-сау үсеп, тормышыбызның төрле тармакларында хезмәт итә.
Таҗеддин хәзрәт тә Кызыл Чапчак кызы Биксолтан белән җиде бала тәрбияләп үстерә. Алар да Утыз-Имәни нәселе кебек яшәешебезнең төрле өлкәләрендә хезмәт итәләр. Үзләре һәм аларның нәсел-нәсәпләре, оныклары (300 дән артык) телләрен, милли барлыкларын саклыйлар, кавемебезгә тугрылыклы затлар булып калалар.