Илфат Миңнегалиев II Бөтендөнья милли көрәш төрләре уеннары җиңүчесе булды
Татарстан көрәшчесе, көрәш буенча дөнья чемпионы Илфат Миңнегалиев Новочебоксарск шәһәрендә узган II Бөтендөнья милли көрәш төрләре уеннары җиңүчесе булды. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте яза.
II Бөтендөнья милли көрәш төрләре уеннары 5-12 октябрьдә Чувашия республикасының Новочебоксарск шәһәрендә уза. Ярышларда 39 илдән 6 меңнән артык спортчы көч сынаша. Программа үз эченә 17 төр көрәшне ала, алар арасында — традицион татар, чуваш көрәшләре, «Учкур» казак боксы, кикбоксинг, төрле стильле каратэ, ММА һәм башкалар.
Финал ярышларында келәмдә Россия, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстан спортчылары очрашты. Чемпионнар дүрт үлчәү категориясендә: 65 кг, 75 кг, 85 кг һәм 100 кг ачыкланды.
- Бүген Гала-көрәш кысаларында Радик Сәлахов (Россия) һәм Мирлан Олу Бәхтияр (Кыргызстан) абсолют чемпион исеме өчен бил алышачак.