Түбән Камада медицина хезмәткәрләре махсус операциядәге хәрби табиблар өчен ярдәм җыйды
Түбән Камада медицина хезмәткәрләре махсус операция зонасында кыр госпитальләрендә эшләүче коллегаларына гуманитар ярдәм җибәрде.
Тартмаларда – алгы сызыкта көн саен кирәк була торган әйберләр: яраларны бәйләү өчен материаллар, антисептиклар, дарулар, шәхси гигиена чаралары.
Бу йөк якын көннәрдә Ясиноватая шәһәренә җибәреләчәк, анда Татарстаннан ике дистәдән артык медицина хезмәткәре эшли. Алар арасында түбәнкамалылар да бар.
Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Зилә Хисмәтова шәһәрнең барлык медицина оешмаларына ярдәм җыюда актив катнашулары һәм махсус операция зонасындагы хәрбиләргә даими ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.