ru24.pro
World News
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Татарстан Курскига гуманитар йөкнең чираттагы партиясен җибәрде

0

Бүген Казаннан Курск өлкәсенә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр. Бу «Ярдәм яңәшә!» республика хәрәкәтеннән 17нче гуманитар ярдәм җибәрү. Иртәгә үк йөк Курскида, гуманитар ярдәм бүлү складында булачак.

«Татарстан Рәисе кушуы буенча һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәме белән «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте Курск өлкәсендә яшәүчеләргә чираттагы гуманитар йөк партиясен җибәрә. Гуманитар ярдәм Курск өлкәсе җитәкчелеге белән килештереп формалаштырылды», - дип сөйләде ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, «Ярдәм янәшә» хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов.

Йөк республика халкы көче белән җыелды. Акча «Ак Барс Созидание» хәйрия фондына күчерелә, шуннан соң товарлар сатып алына.

Гуманитар ярдәм составына гигиена чаралары, көнкүреш химиясе кергән. Йөкне беренче чиратта чик буе районнарына һәм вакытлыча урнаштыру пунктларына китерәчәкләр.

«Без беләбез, безнең гаскәрләр Курск өлкәсенең чик буе районнарын азат итте, әмма тыныч халык вакытлыча урнашу пунктларында торуларын дәвам итә. Аларның кайтыр җирләре юк, йортлары юк. Алар арасында өлкән яшьтәге гражданнар да бар», - диде Ринат Фазылов.