Казанда 1000 урынга исәпләнгән тикшерү изоляторы төзелешен төгәлләделәр
Казанда 1000 урынга исәпләнгән тикшерү изоляторы төзелеше төгәлләнде. Объект проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә алган. Бу хакта Татарстан Баш инвестицион-төзелеш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төзелеш мәйданы 21 мең квадрат метрдан артык тәшкил иткән. Участокта контроль-үткәрү пункты, административ бина, 6 режим корпусы урнашкан. Кер юу, аш-су әзерләү бүлмәсе, ашханә, гараж белән озак һәм кыска вакытлы очрашулар үткәрү өчен аерым корпус бар.
Территориядә кинология хезмәте корпусы, каршылыклар полосасы һәм стройга әзерлек мәйданчыгы булган изоляторның шәхси составын әзерләү өчен шәһәрчек, шулай ук хезмәткәрләр өчен спорт корпусы – тир, тренажер залы һәм көрәш залы бар.
Тикшерү изоляторы төзелеше «2018-2026 елларда җинаять-башкарма системасын үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында гамәлгә ашырылды.
