Мәгариф һәм фән министрлыгы: «Сферум»ны тагын да уңайлырак итү өчен МАХка тоташтырачаклар
«Сферум»ны МАХ илкүләм мессенджерына интеграцияләү белем бирү платформасының эшен яхшыртуга юнәлдерелгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.
«Социаль челтәрләрдә кайбер ата-аналарның «Сферум» платформасын алмаштырырга тиешле яңа Россия мессенджерына күчү турындагы мәгълүматка бәйле борчылулары билгеләп үтелә. Яңа МАХ мессенджеры 156-ФЗ номерлы Федераль закон буенча имин һәм сыйфатлы мәгълүмат алмашуны тәэмин итү өчен булдырылган, дип аңлатабыз. РФ Хөкүмәтенең 1241нче карары нигезендә укыту максатларында элеккечә «Сферум» гына кулланыла. Хәзер «Сферум»ны тагын да уңайлырак итү өчен яңа мессенджерга тоташтыралар», – дип сөйләде ул.
Мөхәммәтова шулай ук МАХка күчүнең өстенлекләрен атады, аларның берсе – иминлек һәм конфиденциальлек.
«Платформа мәгълүмати иминлек буенча Россия законнары таләпләренә туры килә, ә аның инфраструктурасы Россия территориясендә урнаштырылган. Тиз һәм җиңел программа», - дип ачыклык кертте ул.
Тагын бер өстенлек – уңайлылык һәм интеграция. Аерым алганда, «Сферум»нан барлык хәбәрләрне һәм чатларны автомат рәвештә гади телефоннарда һәм көчсез интернетта эшли торган илкүләм мессенджерга күчерергә планлаштыралар.
Киләсе өстенлек - гади теркәлү, аны VK ID тан башка телефон номеры буенча гына узарга мөмкин.
«Бер аккаунт, заманча һәм аңлаешлы интерфейс булачак. Рәсми мәгълүматны оператив алмашуны да тәэмин итәчәкләр. Мессенджер аша дәресләр расписаниесе, белдерүләр һәм ашыгыч белдерүләр тапшырырга мөмкин», - диде матбугат хезмәте җитәкчесе.
Уку һәм багланышлар өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк, дип өстәде ул.
Россия Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, илкүләм мессенджер «Сферум»ның база функционалын саклап кала һәм уку өчен файдалы функцияләр дә тәкъдим итәчәк.
