Татарстан Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы белән хезмәттәшлек итә башлый
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы» АҖ президенты Игорь Артемьев белән республиканың сәүдә мәйданчыгы белән багланышлары турында фикер алышты, шул исәптән яклар хезмәттәшлек турында тиешле килешүгә кул куйды.
Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яклар Татарстанда товарлар белән биржа һәм биржадан тыш сатуларны һәм конкуренцияне үстерергә һәм республикада җитештерелә һәм сатып алына торган товарларга гадел базар бәяләрен формалаштырырга килештеләр. Биржа инфраструктурасын куллану җирле компанияләргә сәүдә процедураларын цифрлаштырырга мөмкинлек бирәчәк, кәгазь документ әйләнешен булдырмаячак.
Шулай ук коммерция предприятиеләре һәм субъектның хакимият органнары Петербург биржасының биржа һәм биржадан тыш индексларын куллана алачак.
«Татарстан Республикасы оешмалары тарафыннан башка регионнар белән сәүдә кысаларында Петербург биржасы тәкъдим итә торган инструментларны куллану аларга потенциаль партнерлар санын киңәйтергә, арадашчыларның кирәкмәгән чылбырларын төшереп калдырырга, чыгымнарны киметергә ярдәм итәчәк. Республиканың эчке базарына килгәндә исә, биржа индексларын куллану төбәк һәм муниципаль бюджетларны тагын да нәтиҗәлерәк формалаштырырга, Табигый монополияләр эшчәнлегенә контрольне гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк», – дип билгеләде Артемьев.
