Рөстәм Миңнеханов Саратовта торак йортта газ шартлау сәбәпле кайгы уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Саратов шәһәрендәге бер йортта газ шартлау сәбәпле, өлкә губернаторы Роман Бусаргинга кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Фаҗигадә кимендә алты кеше һәлак булды. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Татарстан халкы һәм шәхсән үз исемемнән, Саратовта торак йортта газ шартлап кешеләр һәлак булу сәбәпле, кайгы уртаклашу сүзләре җиткерәм», – дигән республика Рәисе матәм телеграммасында.
«Һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, бу коточкыч фаҗигадә зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телибез», – дигән Рөстәм Миңнеханов.
Бүген көндез Саратов шәһәрендә күпкатлы йортларның берсендә газ шартлады. Башта өч кеше һәлак булуы турында хәбәр иттеләр, соңыннан аларның саны алтыга җитте. Коткару эшләре дәвам итә.
Биш подъездлы һәм 195 фатирлы йорт 2009 елда төзелә һәм кулланылышка тапшырыла. Саратов өлкәсе буенча Тикшерү комитеты иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәтләр күрсәтү турындагы маддә буенча җинаять эше ачты.