ru24.pro
World News
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Мөслим районында Кызыл Яр авылының 100 еллыгын уздырачаклар

0

Иртәгә, 26 июльдә, Татарстанның Мөслим районы Кызыл Яр авылының 100 еллыгын уздырачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га районның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бәйрәм 11:00 сәгатьтә башлана. Юбилейга авыл халкы, күрше авыллардан кунаклар һәм авылдан читтә яшәүчеләр җыелачак. Бәйрәмнең төп вакыйгасы Мөслим районы артистлары катнашындагы концерт була. Кунакларны татарча һәм русча җырлар, биюләр, иҗади чыгышлар көтә. Программа бөтен яшьтәге кешеләр өчен тәгаенләнгән.

Төп мәйдан белән янәшә уен зоналары һәм бәйге станцияләре урнашачак. Балалар өчен уеннар һәм күңел ачулар әзерләнә, ә олылар халык уеннарында һәм һөнәрчелек мастер-классларында катнаша алачак.

Программада татарча көрәш тә була. Иң көчле көрәшче исеменә бөтен районнан спортчылар ярышачак.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә авылның үсешенә зур өлеш керткән авыл кешеләрен хөрмәтләячәкләр.

Авыл юбилее Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Татарстанда җәй» программасы кысаларында уздырыла.