Зәй эзтабарлары Белоруссиягә китте
Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды Белоруссиягә юл тотты. Биредә алар «Хәтер вахтасы» акциясендә катнашып, әлеге җирләрдә Бөек Ватан сугышы чорында ятып калганнарның сөякләрен казып алуда катнашачаклар. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
Отряд җитәкчесе Виктор Никифоров кул астында Зәйдә 22 кеше, шул исәптән студентлар да казу эшләрендә катнашачаклар. Эзтабарлар отряды Белоруссиянең Брест өлкәсе Беловежская пуща территориясендә эшләячәк, диелә хәбәрдә.