Алабугада беренче «Этнофест» узды
Алабуганың Пионер паркында «Этнофест» декоратив-гамәли сәнгатенең беренче фестивале узды. Чара «Яшьләр өчен төбәк» һәм «Татарстанда җәй» программалары кысаларында гамәлгә ашырылды. Бу уникаль проект: аның ярдәмендә яшь осталар үз продукцияләрен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә һәм акча эшли ала. Аның төп максаты — халык кәсепләрен популярлаштыру, һөнәри юнәлеш бирү һәм яшь эшмәкәрләрне алга этәрү, ди оештыручылар. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
«Яңа буын осталарны, яшьләрне үстерергә кирәк. Без аларга старт мәйданчыгы, бушлай катнашу мөмкинлеге бирәбез. Без сәүдә урыннарын тәэмин итәбез, концерт куябыз. Яхшы старт тәкъдим итәбез», – дип сөйләгән фестивальне оештыручы Любовь Исаева.
Яшь осталар мастер-классларын рәхәтләнеп үткәрделәр һәм уникаль кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Фестивальдә төрле эшләнмәләр: бижутериядән алып йомшак уенчыкларга кадәр, эпоксид сумаласыннан һәм автор шәмнәреннән сәгатьләр тәкъдим ителде. Шулай ук кына белән рәсем ясау, уенчыклар һәм аксессуарлар җитештерү буенча мастер-класслар да үтте.
Шәһәрнең яшүсмерләр өчен клубларыннан 12 яшьтән өлкәнрәк балалар да фестивальдә актив катнашты. Алар ирекле дружина белән бергә җәмәгать тәртибен тәэмин иттеләр.
Җәйге эссе көнне күләгәле паркта милли моңнар яңгырады, ә кичен ялкынлы концерт узды, биредә халык биюләре һәм этно-дискотека оештырылды, диелә хәбәрдә.