ru24.pro
World News
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Олег Коробченко Татарстан металлургларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

0

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Металлурглар көне уңаеннан металлургия тармагы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына котлау белән мөрәҗәгать итте. Ул белгечләргә төбәкнең һәм гомумән илнең сәнәгать секторы үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә.

«Сезне чын күңелдән Металлурглар көне белән котлыйм! Сезнең зур чыдамлык һәм югары квалификация таләп итүче хезмәтегез — Татарстанның сәнәгать куәте һәм икътисади тотрыклылыгының нигезе», — дип билгеләде министр. Ул ассызыклаганча, профессиональлеге һәм үсешкә омтылуы нәтиҗәсендә тармак ышанычлы рәвештә алга бара, заманча технологияләр кертә һәм җитештерү күрсәткечләрен арттыра.

Коробченко шулай ук металлургия предприятиеләре Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Яшел Үзәндә һәм Кукмарада эшли, дип искәртте. Әлеге оешмалар оборона тармагы предприятиеләрен чимал белән тәэмин итә, илкүләм иминлекне тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Министр металлургларга нык сәламәтлек, хезмәттә яңа уңышлар һәм гаилә иминлеге теләде.