ru24.pro
World News
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Азнакайда Россиякүләм VIII «Әсләм» ачык Коръән укучылар бәйгесе узды

0

19 июльдә Азнакай мөхтәсибәтендә ир-атлар арасында Коръәнне яттан белү буенча Россиякүләм VIII Ачык бәйге үтте. «Коръәннең соңгы ике җүзен яттан яттан белү» номинациясе буенча көч сынашучылар Азнакай шәһәренең Ак мәчетенә җыелса, калганнар Азнакайның «Тау» яшьләр үзәгендә мәртәбәле жюри каршында имтихан тотты.

Әлеге чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Азнакай мөхтәсибәте тарафыннан район хакимияте ярдәме белән оештырылды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бәйге халык арасында Коръәнне яттан, хатасыз укуга өндәү, Коръәнне белү дәрәҗәсен арттыру, яттан өйрәнүгә омтылышны көчәйтү максатыннан үткәрелде.

Ул өч номинация буенча узды: Коръәнне тулысы белән яттан белү (хифз); Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү; «Һәфтияк Шәриф» китабын яттан белү (»Фатиха», «Әл-Бәкара» сүрәсенең беренче биш аяте, «Йәсин» сүрәсен, «Әл-Фәтх» сүрәсеннән Коръәннең ахырына кадәр).

Конкурс барышында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстаннан җыелган 70тән артык катнашучы көч сынашты. Ярышлар башланыр алдыннан барлык катнашучыларны мөхтәрәм җитәкчеләр сәламләде. Катнашучыларны сәламләп, Мөфти Камил хәзрәт исеменнән Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин иң изге, җылы теләкләрен җиткерде.

Бәйгедә катнашучыларны жюри яттан белү дәрәҗәсенә, тавышына һәм дөрес укуына (тәҗвид) карап бәяләде.

Әлеге чара барышында катнашучылар һәм чакырылган кунаклар танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алды, аның рухына багышлап дога кылды.

Азнакайда узган ир-атлар арасында Коръәнне яттан белү буенча Россиякүләм VIII Ачык бәйгедә җиңүче булып Казаннан Әхмәд Шаһмамәдов танылды. Ул «Коръәнне тулысы белән яттан белү (хифз)» номинациясендә беренче урынны яулады. Аңа гомрәгә юллама бүләк иттеләр.

Кукмара районыннан Габделгалим Шәрипов «Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү» номинациясендә җиңү яулады. «Һәфтияк Шәриф» китабын яттан белү»дә Зиннур Хәйретдиновка (Түбән Кама шәһәре) тиңнәр булмады, диелә хәбәрдә.

Шулай ук иң яшь катнашучыларны билгеләп уздылар, алар – Әхмәд Бибарсов (Пенза өлкәсе) һәм Хәлим Низамов (Яшел үзән шәһәре).