Имтихан тапшырмаган IX сыйныф укучыларының бушлай эшче һөнәре алу мөмкинлеге булачак
Дәүләт Думасына тапшырылган закон проекты нигезендә дәүләт йомгаклау аттестациясен уза алмаган IX сыйныф укучылары бушлай эшче һөнәрен үзләштерә алачак. Документ Дума электрон базасында урнаштырылган инде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Инициатива авторлары арасында Дәүләт Думасы вице-спикерлары Виктория Абрамченко һәм Петр Толстой, шулай ук Дәүләт Думасының мәгариф комитеты башлыгы Ирина Белых бар.
«Төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясендә канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләр алган укучылар эшче һөнәрләре, хезмәткәр вазифалары буенча һөнәри әзерлек программалары нигезендә түләүсез һөнәри белем алырга хокуклы», - диелә закон проекты текстында.
Инициатива авторлары искәрткәнчә, дәүләт йомгаклау аттестациясен узмаган укучылар, гәрчә бу вакытны файдалы итеп үткәрергә мөмкин булса да, еш кына имтиханны яңадан тапшыруны көтеп бер елга якын вакытын югалта.
«Моңа бәйле рәвештә, югарыда атап үтелгән затларга һөнәри белем алу, һөнәри белем алу йомгаклары буенча квалификация имтиханы тапшыру, ә мәктәптә төп белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләре буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен узу һәм белем турында документ (төп гомуми белем турында аттестат) кына түгел, ә квалификация хакында документ - эшче һөнәре, хезмәткәр вазифасы турында таныклык алу мөмкинлеген карарга да тәкъдим ителә», - дип өстәде депутатлар.