ru24.pro
World News
Июль
2025

Татарстанда юридик сораулар буенча махсус операциядә катнашучыларны кабул итү көне узачак

0

Җомга, 18 июльдә, 10.00-14.00 сәгатьләрдә Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе рәисенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларын бердәм кабул итү көне оештырылачак. Хәрбиләр һәм аларның якыннары очраша торган юридик мәсьәләләргә төп игътибар биреләчәк, дип хәбәр итә «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

Консультацияләрне Татарстан Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятуллов һәм Россия Юристлар ассоциациясе әгъзасы, «ЮМАРТ» Адвокатлар коллегиясе адвокаты Олег Камалов үткәрә.

«Без махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен хокукый яклау мәсьәләләренең бүген бик мөһим булуын аңлыйбыз. Нәкъ менә шуңа күрә дә һәр кеше компетентлы ярдәм һәм иң катлаулы сорауларга җавап алсын өчен мондый кабул итүләр даими рәвештә үткәрелә», – ди Татарстандагы Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Камил Садриев.

Кабул итү кысаларында гражданнар социаль түләүләр, ташламалар, документлар рәсмиләштерү, суд бәхәсләре, торак хокукларын яклау һәм башка юридик темалар буенча түләүсез хокукый ярдәм алачак.

Кабул итү Карл Маркс урамы, 31/7 йорт адресы буенча оештырыла. 8 (843) 238-10-00 телефоны, шулай ук электрон почта (op@tatarstan.er.ru) аша мөрәҗәгать калдырырга һәм өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.