ru24.pro
World News
Июль
2025

Автоэксперт Баканов: Тотылган автомобильләр 5 процентка кадәр арзанаерга мөмкин

0

Тотылган автомобильләр тагын 5 процент чикләрендә арзанаерга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га автоэксперт Петр Баканов хәбәр итте.

«Машиналар тагын арзанаерга мөмкин. Минемчә, бәяләр 5 процент чикләрендә кими ала. Әмма сентябрьдә сезонлы ихтыяҗ арту күзәтеләчәк, бу һәрвакыт шулай була: кешеләр отпуск ялларыннан кайтачак һәм аларга автомобильләрен алыштырырга кирәк булачак. Ә алга таба Үзәк банк нишләячәген, нәрсә тәкъдим итәчәген карарга кирәк», - диде автоэксперт.

Әгәр дәүләт элеккеге сәясәтен дәвам итсә, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алихановның 160 ат көченнән югарырак куәтле машиналарга утильләштерү җыемы кертү турындагы тәкъдимен тыңласа, базар алга таба арзанланачак, дип өстәде белгеч.

«Чөнки кешеләрнең әллә ни акчасы юк – машиналарны моңа кадәр кредитка сатып алдылар. Ә акчалары булганнар «попкорн чәйнәп» кенә утыра һәм, кызыклы тәкъдим тапкан очракта, сатулаша», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта тотылган машиналар базарында сатып алучы үз шартларын куя. Әмма парадокс шунда – кешеләрнең акчасы юк. Нәтиҗәдә ихтыяҗ да юк.

«Ихтыяҗ статистикасын карасак, яки бик арзанлы сегменттан алалар, яки бик кыйммәтледән. Ягъни, ике чиктән. Ә урталык яки, әйтик, 6-8 еллык премиум беркемгә дә кирәкми», - дип йомгаклады Баканов.

Элегрәк Россиядә тотылган автомобильләр ел башыннан 4 процентка диярлек арзанайган, дип хәбәр ителгән иде.