Шамил Садыйков: Безнең басмаларның киләчәге – һәр районда үз аудиториясен таба белүдә
«Почта эшләгән урында матбугат белән кызыксыну саклана»
Шамил Мөхәммәтович, фаразларга карамастан, икенче яртыеллыкка язылу кампаниясенең нәтиҗәләре өметләндерә. Сез нәтиҗәләрне ничек бәялисез?
Нәтиҗәләр, минем карашка, шактый оптимистик, бигрәк тә язылу кампаниясе башында яңгыраган борчулы фаразлар фонында. Әйе, кимеде: икенче яртыеллык йомгаклары буенча язылу 8,3 процентка азрак. Шулай да Татарстан Республикасы шәһәрләрендә дә, авыл җирлекләрендә дә матбугат белән тотрыклы кызыксыну күзәтелә.
Күз алдыгызга китерегез: «ТАТМЕДИА» АҖ басмаларының гомуми тиражы бүген 195 мең данәгә якын. Димәк, Татарстанда яшәүче дистәләгән һәм йөз меңнәрчә кеше газета-журналлар укуын дәвам итә, басма массакүләм мәгълүмат чаралары республикада массакүләм коммуникациянең мөһим каналы булып кала бирә.
Район һәм шәһәр газеталарының 100 меңгә якын нөсхәсе язылу системасы аша таратыла, бу аеруча сөендерә. Бу районнарда һәм авыл җирлекләрендә кәгазь басмаларга ихтыяҗ зур булуын күрсәтә. Газета күпләр өчен яңалыклар чыганагы гына түгел, ә туган җир һәм җирле бергәлек белән бәйләүче «күпер» булып кала.
Гомумән алганда саннар кимүгә карамастан, кайбер басмалар үсеш күрсәтә. Сез нинди тенденцияләрне күрсәткеч дип саныйсыз?
Әйе, гомумән алганда кимү тенденциясенә карамастан, районның уннан артык газетасына язылучылар саны артты. Тагын унлап басма язылу тиражларын узган ел дәрәҗәсендә тотрыклы саклап калды. Бу мөһим сигнал: системалы эш җайга салынган урыннарда җирле матбугат белән кызыксыну саклана һәм ныгый.
Бигрәк тә халыкны киң колачлаган дүрт районны билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, «Әлки хәбәрләре» газетасын бүген районда яшәүчеләрнең 60 проценты» укый. Бу бик җитди сан — райондагы ун кешенең алтысы безнең газетаны кулларында тота дигән сүз. Кайбыч, Балтач һәм Тәтеш районнарында да газеталарның күрсәткечләре югары. Анда басмалар халык өчен төп мәгълүмат ресурсы булып кала.
Бу уңыш турыдан-туры урыннардагы почта бүлекчәләренең нәтиҗәле эшләве белән бәйле дип саныйм. Илтеп җиткерү системасы төгәл төзелгән, һәр авылында хат ташучылары булган, халык яңа номерны вакытында ала торган районнарда язылу дәрәҗәсе югары саклана. Почта инфраструктурасының нәтиҗәле эшләве – район матбугаты өчен аудиторияне саклап калуның нигезе булып тора.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Цифрлы трансформация - аудиторияне саклап калу ачкычы»
«Россия Почтасы» аша тиражлар 11 процентка кимеде. Сез бу кимүне ничек компенсациялисез?
Әйе, чыннан да, нәкъ менә «Россия Почтасы» системасы аша язылулар саны кимүен күрәбез. Бу вазгыятьтә мөмкин булган бердәнбер юл — альтернатив язылуны актив үстерү.
Без газетабызны алырга һәм укырга теләп тә, ниндидер сәбәпләр аркасында традицион каналлар аша китерүне рәсмиләштерә алмаучыларга газета-журналларны илтеп тапшыру буенча яңа маршрутлар эзлибез һәм табабыз: моны авыл советлары, китапханәләр, мәдәният учреждениеләре аша башкарабыз.
Кайвакыт сәбәбе гади: торак пунктта элемтә бүлеге эшләми яки хат ташучы юк. Мондый очракларда без инициативаны үз кулларыбызга алабыз һәм илтеп тапшыруның үз схемаларын төзибез. Бу җиңел түгел, әмма район матбугатына ихтыяҗ зур булып кала бирә, һәм без укучыларыбызны мәгълүмат белән тәэмин итәргә бурычлы.
Фото: © «Татар-информ»
Укучылар саны кимү шартларында район һәм республика матбугатының үсеш перспективаларын ничек бәялисез?
Хәзерге вазгыятьтә үсеш өчен бердәнбер реаль юл - цифрлы мохитне актив үзләштерү. Басма матбугатны укучылар саны кимегәндә, район һәм республика редакцияләре интернетта, социаль челтәрләрдә үз аудиторияләрен табарга, онлайн-платформа мөмкинлекләреннән күбрәк файдаланырга тиеш. Без инде берничә ел максатчан цифрлы трансформация алып барабыз.
Сүз текстларны сайтларда бастыру турында гына бармый – максатыбыз зур: редакцияләрнең эш структурасын үзгәртеп корырга кирәк. Без штат расписаниесен үзгәртәбез, яңа вазифалар кертәбез. Редакцияләрдә заманча контент: карточкалар, инфографика, видеороликлар булдыру белән шөгыльләнүче кешеләр барлыкка килә. Без материалларны цифрлы укучы мәнфәгатьләренә яраклаштырырга – аларны аңлаешлы, күрсәтмәле, кызыклы итәргә тырышабыз.
Фото: © «Татар-информ»
«Ясалма фәһем иҗат өчен вакыт калдыра»
Ясалма фәһем редакцияләр эшенә ни дәрәҗәдә актив кертелә?
Бүген ясалма фәһем журналистлар өчен мөһим ярдәмчегә әверелеп бара. Ул интервьюны автомат рәвештә язмага күчерергә, материалларны тәрҗемә итәргә, мәгълүматны җыярга һәм структуралаштырырга мөмкинлек бирә. Бу вакытны һәм ресурсларны экономияли, хезмәткәрләрнең иҗат белән шөгыльләнергә вакытлары кала.
Күп редакцияләр ясалма фәһемне көндәлек эшләрендә актив куллана инде. Әлбәттә, бу инструментарий гына, ләкин бик көчле. Ул шулай ук редакцияләргә тизрәк эшләргә, үз укучыларына мөһим мәгълүматны тизрәк җиткерергә ярдәм итә.
Без басмаларыбызның киләчәген үзебезне, һәр районда, һәр торак пунктта үз аудиториябезне табуда һәм мөмкин кадәр күбрәк кешегә барып җитүдә күрәбез, моның өчен барлык мөмкин булган һәм нәтиҗәле инструментларны кулланабыз.
Кадрларны яңа цифрлы алымнарны куллануга әзерләү өчен «ТАТМЕДИА» нинди адымнар ясый?
Медиамәктәп кысаларында быел без берничә яңа укыту юнәлешен башлап җибәрдек. Алар GetCourse платформасында тормышка ашырыла һәм заманча медиамохиттә ихтыяҗ булган төп компетенцияләрне колачлый.
Бу, аерым алганда, инфографика ясау буенча курслар, нейрочелтәрләр белән эшләргә өйрәтүче программалар, шулай ук видео җитештерүгә бәйле юнәлешләр. Хәзер бу юнәлешләрдә укыту эше алып барыла, һәм без монда җитди потенциал күрәбез.
Фото: © «Татар-информ»
«Безнең журналларны бер-ике төймәгә басып сатып алып була»
Аудиторияне саклап калу һәм киңәйтү өчен матбугат басмаларын таратуның нинди яңа ысулларын кертәсез?
Матбугат элеккечә медиасистемабызның мөһим өлеше булып кала, һәм без альтернатив тарату каналларын актив үстерәбез. Маркетплейслар белән эшләү системасы булдырылган – безнең журналларны Ozon, Wildberries, Яндекс.Маркетта алырга мөмкин. Димәк, теләгән һәркем илнең теләсә кайсы ноктасында басмаларны сатып ала ала – тиз, уңайлы, бер-ике төймәгә басып.
Моннан тыш, Казанда төп нокталарда – сәүдә үзәкләрендә, метро станцияләрендә, тимер юл вокзалында һәм аэропортта вендинг автоматлары урнаштырдык. «ТАТМЕДИА» журналларын шулардан сатып алырга мөмкин. Бу сату каналы яхшы нәтиҗәләр күрсәтә һәм басмаларны максималь файдалана алырлык итү өчен без аны алга таба да үстерергә планлаштырабыз.
Эльза Кузнецова, tatar-inform.ru