ru24.pro
World News
Июль
2025

VI Казан Халыкара лингвистика саммиты быел Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана

0

1-26 октябрьдә Россиянең Фән һәм югары белем министрлыгы, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты VI Казан Халыкара лингвистика саммиты уздыра. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Саммит Казан лингвистика мәктәбенә нигез салган И.А. Бодуэн де Куртенэның 180 еллыгына, аның Казан университетында эшли башлавына 150 ел тулуга, КФУның Лев Толстой исемендәге Рус филологиясе һәм мәдәнияте югары мәктәбенең 190 еллыгына, шулай ук Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана.

23-25 октябрьдә саммитның төп чарасы – «Заманча лингвистика таләпләре һәм трендлары» Халыкара фәнни конференциясе була. Саммит телләре – рус, инглиз һәм татар телләре.

Конференция эшенең төп юнәлешләре: психолингвистика, традицион лингвистика һәм аның цифрлы трансформациясе, мультимәдәни дөньяда сәнгать һәм тел, рус теле һәм аны укыту методикасы, полимәдәни дөньяда татар теле һәм башка төрки телләр, чит телләр укыту теориясе һәм методикасы, тел белемендә ясалма фәһем.

Конференциядә офлайн (Казан федераль университеты базасында) һәм онлайн форматта катнашып була. Доклад темасына туры китереп катнашучылар әзерләгән материаллар конференция материаллары җыентыгында (электрон басма) чыгачак. Саммит төгәлләнгәч теркәлгән һәр катнашучыга саммитта катнашу турында сертификат тапшырыла.