ru24.pro
World News
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда якындагы тәүлектә яшен һәм көчле җил көтелә

0

Җомга Татарстанда яшен, томан һәм боз яву көтелә. Шулай ук җил кыска вакытка секундына 21 метрга кадәр көчәячәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга яшен вакытында урамга чыгуны чикләргә, бина эчендә булырга кирәклеген искәртә. Балаларны караусыз калдырырга ярамый. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

Йортның барлык тәрәзәләрен ныклап ябарга, балкон һәм лоджиядән урамга төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга киңәш ителә. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.