ru24.pro
World News
Июль
2025

Тукай районының «Экспрессия» бию ансамбле Минскида халыкара бәйгедә җиңү яулады

0

Тукай районы Новотроицкое авылының «Экспрессия» бию коллективы Лилия Гатина җитәкчелегендә Беларусь башкаласы Минскта узган дәрәҗәле «Сәнгать планетасы» халыкара конкурс-фестивалендә катнашты. Делегация составында 38 кеше булган. Жюри хөкеменә биш бию номеры тәкъдим ителде, шуларның өчесе призлы урыннар: «Әти хаты» – 3 урын, «Набат» – 3 урын, соло (татар биюе) - 3 урын алды. Бу хакта «Якты юл» газетасы яза.

«Леди совершенство» әниләр төркеме «Испан биюе» һәм «Солнце взойдет» номерлары белән икенче урынны яулады. Моннан тыш, «Леди совершенство» коллективы тамашачыларның махсус бүләге – 10 000 сум күләмендә акчалата грант белән бүләкләнде.

Фестивальдә Мәскәү, Сочи, Волгоград, Сергиев Посад, Муром, Нефтекама һәм Минск коллективлары катнашты. Бәйгедән соң катнашучылар герой-шәһәр Брестта булган, анда легендар Брест кирмәненең тарихы белән танышкан, диелә хәбәрдә.