Татарстан волонтерлары хәрбиләргә 450 банка өйдә әзерләнгән консерва җибәрәчәк
Балык тоту сезоны башлануга Әлмәтнең «ZA СВОих» штабы волонтерлары махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә консервлар әзерләү өчен балык эшкәртү процессын яңадан башлап җибәрде. Бу юлы Нурлат волонтерлары эшкәртү өчен 200 килограммнан артык корбан балыгы тапшырган.
«Балык бар, сезгә күпме кирәк?», - дип шалтыраттылар. «Ә күпме бирәсез?», - дип сорадым, - дип сөйли волонтер Элина Иксанова. - «Бер тонна да бирә алабыз», - диделәр. Әлегә бер тонна ук эшкәртә алмыйбыз. Беренче партиягә 200 килограмм алдык».
Волонтерлар вакытлыча штаб бинасыннан шәхси йортка күчте: анда балык эшкәртү уңайлырак. Эш җиңелләрдән түгел – тәңкәне салдырырга, итне бүлеп, филе әзерләргә кирәк. Аннан соң балык автоклавка җибәрелә, анда өч сәгатькә якын әзерләнә. Анда берьюлы 16 банка сыя.
«Без егетләргә ярдәм итәргә тиеш. Минем Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче бик күп дусларым ярдәм күрсәтә – кемдер куяннар үрчетә, кемдер тагын нәрсә беләндер булыша. Мин дә куяннан башладым, аннан пешердем, ә хәзер менә башка төрле төркемнәр барлыкка килде», - дип уртаклашты тәҗрибәле волонтер Равил Камалов.
Әзер балыкны яшелчәләр, май яки томат пастасы белән болгаталар. Нәтиҗәдә бу партиядән 450 банка балык консервасы килеп чыга. Якын арада аларны чираттагы гуманитар йөк белән бергә хәрбиләргә җибәрәчәкләр.
Материал Эльвира Шакирова катнашында әзерләнде.
