Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә
Бүген, 27 июньдә, Татарстанда салкынча һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы була. Иртән һәм көндез яңгыр, урыны белән көчле яңгыр фаразлана. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булырга мөмкин, көндезге сәгатьләрдә боз явуы ихтимал.
Урыны белән җил тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәячәк. Тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава +16...+21 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – +19...+21 градуска кадәр).
