«Татарстанда җәй»: VK Fest, Яшьләр көне, Альберт Нурминский һәм Марат Яруллин чыгышы
Татарстанда Яшьләр көне ничек үтәчәк?
Татарстанда июньнең соңгы ае Бөтенроссия Яшьләр көнен бәйрәм итүгә багышланган. Республикада төрле бәйрәм чаралары инде башланып китте: 20нче июньдә Алабугада узды, 25нче июньнән 28нче июньгә кадәр бәйрәм башка шәһәр һәм районнарда да үткәрелә. Парк һәм сквер мәйданчыкларында иҗади, белем бирү һәм спорт программалары уза.
Быел Яшьләр көне «Бел. Ярат. Горурлан. Арттыр» («Знай. Люби. Гордись. Приумножай») лозунгы астында үтә, дип сөйләде Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков «Татарстанда җәй» республика акциясенә багышланган пресс-подходта. Ул бүген Татарстанда 4 млн кеше яшәвен, шуның 1,2 млн га якыны – 14 яшьтән 35 яшькә кадәр яшьләр булуын искәртте.
Катнашучыларны журналистлар, спортчылар, сәясәтчеләр, бизнесменнар белән очрашулар көтә. Балтач районында яшь гаиләләр парады узачак, Түбән Камада – ГТО фестивале, Сарман районында Россия Герое, махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу көтелә. Аның исемен әлегә әйтмиләр.
«Зур шәһәрләрдә традицион рәвештә яшьләр сәясәте өлкәсе ветераннарын һәм бүген эшләүче активистларны хөрмәтләү чаралары уза. Бездә волонтерлык, үзиреклекләр хәрәкәте ничек уңышлы үсеш алганын һәркем белә. Аны федераль дәрәҗәдә дә таныйлар. Гуманитар миссия җибәрүдә катнашучыларны, һичшиксез, билгеләп үтәчәкбез. Төрле тармакларда эшләүче иң яхшы студент хезмәт отрядларын хөрмәтләячәкбез. Бүген күп балалы булган яшь гаиләләргә игътибар күрсәтеп, аларга торак шартларын яхшыртуга сертификатлар тапшырачакбыз», – диде министрлык җитәкчесе.
Моннан тыш, Казанда, Түбән Камада, Әлмәттә, Яр Чаллыда карьера үсеше мәйданчыклары оештырылачак. Предприятиеләр аларда ирекле вакансияләр тәкъдим итәчәк, шулай ук, эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләячәк.
Фото: «Татар-информ»
Татарстан башкаласында төп вакыйгалар ике мәйданчыкта үтә: «Урам» экстрим-паркында иртәдән кичкә кадәр карьера һәм белем бирү зоналары эшләячәк, Горький исемендәге паркта кичен хедлайнер – җырчы Дора чыгыш ясый.
VK Fest – республика өчен мөһим вакыйга
Яшьләр көненнән соң, 29нчы июньдә, мәркәзебезнең «Казан» гаилә үзәге янында VK Fest узачак. Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, бу Яшьләр эшләре буенча министрлык өчен генә түгел, бөтен республика өчен мөһим вакыйга.
«VK-фест» кысаларында студент хезмәт отрядлары, ТР Студентлар лигасы, безнең белән хезмәттәшлектә булган оешма, предприятие мәйданчыклары эшләячәк. Алар яшьләрне үз проектларында катнашырга җәлеп итә торган стендлар әзерләячәк», – диде Садыйков.
Фестиваль хедлайнерлары да билгеле. Төп сәхнәдә үз чыгышлары белән яшьләрне Баста, «Три дня дождя», ZOLOTO, «Комната культуры», ХЛЕБ, Юлия Савичева, Элвин Грей сөендерәчәк. VK Fest ны оештыручылар инфлюенсер зоналарында катнашучыларны да игълан итте. Болар Олеся Иванченко, Дмитрий Журавлёв, Валя Карнавал, Арсений Попов, Аня Pokrov, Utopia Show, Женя Лизогуб, Милана Некрасова, Гурам Амарян. Барлык блогерлар автограф-сессияләрдә катнашачак.
Моннан тыш, VK Fest та «Идел» журналы редакциясе оештырган татар сәхнәсе дә эшләячәк. Биредә Альберт Нурминский, GAUGA төркеме, Марат Яруллин, Раил Арсланов, Илгиз Шәйхразиев (Ilgiz), Malsi Music, Al Su, опера җырчысы һәм сонграйтер Элина Ситдикова (Elina) һәм заманча татар музыкасын тәкъдим итүче башка артистлар чыгыш ясый. Программага, шулай ук, мастер-класслар, татар биюе буенча ачык дәрес, яшьләр Сабан туе керә.
Фото: kzn.ru
Фестиваль үткәрү сәбәпле, Казанда транспорт хәрәкәте чикле булачак. 28нче июнь киченнән 29нчы июнь киченә кадәр «Казан» гаилә үзәге янында Сибгат Хәким һәм Бондаренко урамнарында транспорт өчен урамнарны вакытлыча ябып торачаклар. Әлеге участокларда электр самокатлары хәрәкәте һәм парковкасы да вакытлыча тыела.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Җәйге проектлар һәм яшьләр инициативалары
Ринат Садыйков әйтүенчә, Яшьләр көне һәм VK Fest зур җәйге программаның старты гына санала. «Татарстанда җәй» проекты кысаларында июль һәм август дәвамында, шулай сентябрьдә, күпсанлы чаралар планлаштырылган.
Бу, шул исәптән, белем бирү һәм сәламәтләндерү чаралары. Алты район үзәгендә сәламәтлек саклау өлкәсе экспертлары белән очрашулар көтелә. Брендлы автобусларда белгечләр төрле муниципаль районнарга барып, парк һәм скверларда яшьләр өчен бушлай лекторийлар үткәрәчәк.
Хәзерге вакытта Татарстанда 200дән артык яшьләр чарасы планлаштырылган, чиректән артыгы патриотик тәрбиягә багышланган. Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова яшьләр белән горурлык, патриотизм хисләре турында сөйләшү мөһимлеген билгеләп узды.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Чаралар турында мәгълүматны кайдан алырга?
«Татарстанда җәй» проекты чаралары турында актуаль мәгълүматны махсус шушы проектка дип ачылган платформада табарга була. «Татарстанда җәй» сайты республика халкы төрле шәһәр-районнарда уза торган чараларны җиңел генә эзләп таба алсын өчен төзелгән.
Әлеге платформада Яшьләр эшләре министрлыгы, башка ведомстволар тарафыннан үткәрелә торган чараларның анонслары тупланган. Афишаларда төрле ярышлар, белем бирү сменалары, иҗади мастер-класслар, концерт, форумнар һәм башка чараларны табарга мөмкин.
Платформа онлайн режимда эшли, һәрвакыт яңартылып тора, чараны эзләгәндә, үзеңә уңайлы урын һәм вакытны күрсәтергә була. Чараларның анонсы ведомство сайтларында һәм социаль челтәрләрдә дә басылып барачак.