Казанда «Алтын битлек» номинантларына багышланган афишалар күргәзмәсе ачылды
Казанда – Милли китапханәнең күргәзмәләр залында «Алтын битлек» театр премиясе номинантларына багышланган күргәзмә ачылды. Бүген «Алтын битлек» лауреаты булырга мөмкин спектакльләрнең афишалары белән шушы күргәзмәдә танышырга мөмкин. Экспозициядә Татарстанның «Алтын битлек» алган театрлары турында да мәгълүмат бар.
«Мин бөек Татарстанга чакыруыгыз өчен бик рәхмәтле! Республика Рәисе белән очрашуыбызга ярты ел да үтмәде, «Алтын битлек» – Казанда. Бу әлеге тантананы Мәскәүдән читтә үткәрүебез беренче тапкыр диярлек. Бу театр премиясенең күп милләтле булуын ассызыклый», дип башлады чыгышын Театр әһелләре берлеге рәисе һәм танылган артист Владимир Машков.
«Күргәзмәнең исемен «Театр афишадан башлана» дип куйдык. Бу Станиславскийның «Театр кием элгеченнән башлана» дигән сүзләренә карата режиссер Николай Акимовның фикерен чагылдыра. Чөнки ул тамашачының кием элгеченә кадәр җиткәнче театрга бару теләге уянырга тиешлеген әйткән. Плакат шушы этәргеч булып тора – без аны күргәч тә билет аласы килергә тиеш», дип дәвам итте ул.
Владимир Машков күргәзмәдә «Алтын битлек» алган татар театрлары булуын да искәртте. «Татарстан – театраль киңлек. Биредә бик талантлы кешеләр яши», дип өстәде ул һәм чыгышын татарча «Без бергә! Без булдырабыз!» дигән сүзләр белән тәмамлады.
«Без сезгә бу бәйрәм өчен ихластан рәхмәт әйтәбез. Безне барыбызны берләштергән шундый җылы шартларда очрашу бәйрәм ул», дип башлады чыгышын мәдәният министры Ирада Әюпова. Ул фикерен татарның «Бер күрешү – бер гомер» дигән әйтеме белән куәтләде.
«Минем өчен театр сәнгатьнең югары ноктасы. Мине театр сәнгатен күбрәк яратуымны тәнкыйтьлиләр. Театр сәнгатендә барлык сәнгать бар – драматургия дә, музыка да, профессиональ актерлык осталыгы, режиссура, сынлы сәнгатьнең зур катламы. Театрның бөтен сәнгатне берләштерүче урын булуын ныграк аңлый барабыз», дип дәвам итте министр.
Ирада Әюпова үз чыгышында плакат сәнгате тарихына кергән Александр Родченконы искә төшерде. Ул медиа арт системасына революция ясаган әлеге шәхеснең Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесында укуын искә алды.
«Кеше театрга килсен өчен аны башта кызыктырырга кирәк. Афишага бөтен бер спектакльнең мәгънәсен сыйдырырга кирәк. Кеше шушы афишаны күреп тә спектакльне карарга килергә тиеш», диде ул.
«Без бүген «Алтын битлек» башкаласы, бу безнең Татарстан башкаласының театраль тормышын, һичшиксез, үзгәртәчәк. Килүегез өчен рәхмәт! Шундый театрыбыз өчен Рәискә рәхмәт!» – диде Казан шәһәре мэры Илсур Метшин кунакларны сәламләп.
Ул күргәзмә һәм белем бирү программасының «Алтын битлек» премиясен тапшыру тантанасы өчен матур башлангыч булуын әйтте. «Казанда акыллы тамашачы яши. Бүген ул тагын да бәхетле, чөнки бүген сезнең килүегез безгә театраль йолдыз яңгыры кебек», диде ул.
Илсур Метшин үз чыгышында «Алтын битлек» премиясен футбол легендасы Месси белән чагыштырды. «Сез театраль Месси, сезне бөтенесе яраталар», диде ул.
Оештыручылар күргәзмәнең бер интригасын калдырганнар – «Иң яхшы спектакль» номинацияләрендә лауреаты булган драма театры һәм курчак спектакле өчен урын әле буш тора.
- Экспозициягә барлыгы 50дән артык экспонат тупланган.