ru24.pro
World News
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Болгарда августка билгеләнгән «Чорлар көрәше» фестивален сентябрьгә күчерделәр

0

Быелның 9-10 августында Болгарда узарга тиешле «Бөек Болгар. Чорлар көрәше» Бөтенроссия урта гасыр сугышы фестивале 27-28 сентябрьгә күчерелде. Чараның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә шул хакта хәбәр ителә.

«Чараны үткәрү вакытын күчерүгә бәйле рәвештә программа да үзгәртелә. Программадагы барлык үзгәрешләр турында якын арада хәбәр итәчәкбез», - диелә хәбәрдә.

Фестивальне башка датага күчерүнең сәбәбе әйтелми.

Чараны тамаша кылырга теләгән кайберәүләр комментарийларда хәзер анда бара алмаячаклары турында язган, ә башкалар моның шулай булачагын көткән идек дип билгеләп үткән.

«Бөек Болгар» фестивале Болгар музей-тыюлыгы территориясендә 2014 елдан 2022 елга кадәр җәй саен үткәрелде. 2023 елда аның исемен «Чорлар көрәше» дип үзгәрттеләр һәм ул Татарстанның Мамадыш районы Урта Кирмән авылы янында узды, ә 2024 елда фестивальне Йошкар-Ола кабул итте.